2019 елның 25 сентябрендә Россиядә Бөтендөнья йөрәк көненә – 29 сентябрьгә багышланган «Йөрәкне саклыйк» Бөтенроссия иреклеләр акциясе старт алды. Бу «Волонтер-медиклар» дигән яңа проект. «Йөрәкне саклап» акциясенең оештыручылары – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кардиологиянең милли медицина тикшеренү үзәге.