Казанның 16нчы номерлы ШКХ шәфкать туташлары «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомерлелек» күргәзмәсендә эшлиләр.
Медиклар йөрәк-кан тамырлары авыруларының риск факторларын ачыклауга скрининг тикшерүне үткәрәләр. Тикшеренүгә кандагы холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен үлчәү, артериаль кан басымын һәм тән массасы индексын үлчәү, шулай ук электрокардиограмманы алу керә. Белгечләр Нәҗмиева Энҗе, Бәйрәмова Айзада, Гарифуллина Дания «Актив озын гомерлелек» күргәзмәсенә килүчеләргә сәламәтлек буенча бу мөһим күрсәткечләрне ни өчен күзәтеп торырга кирәклеген аңлаталар, бу мәгълүматларны нормадан тайпылу ни белән яный.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Актив озын гомер» IV махсуслаштырылган товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе Казанда Өлкәннәр декадасы алдыннан уза.