Казанда яңартылган, үзгәртеп корылган шәһәр Лор-үзәге 16-нчы номерлы Шәһәр хастаханәсе җирлегендә бу елның апрелендә шәһәр халкы өчен ачылды. Шул мизгелдән башлап Лор-үзәк аша 4000 пациент узды.
22 койкага исәпләнгән көндезге стационарлы үзәктә җиде оториноларинголог эшли, аларга кабул итүгә шәһәрлеләр үз сырхауханәсендәге терапевттан юллама буенча керә алалар. Лор-үзәккә шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында яки инфомат аша да язылырга мөмкин.
16-нчы номерлы ШКХнең ЛОР-хезмәте лор-бүлеген (тәүлек буе һәм көндезге стационар) һәм шәһәр лор-үзәген үз эченә ала.
16нчы номерлы ШКХ стационарының лор-бүлеге мөдире
Золотенин Константин Игоревич, югары категорияле табиб.
16нчы номерлы ШКХ ЛОР-үзәге
Мөдир Лаптева Екатерина Игоревна.
Дүшәмбе–җомга көннәрендә әш сәгатьләре: 8.00 дән башлап 20.00 гә кадәр
Сырхауханәнең ЛОР-табибының алдан язылып кую буенча Казан шәһәре халкына, яшәү урыны буенча беркетелгән халыкка пәнҗешәмбе көнне 8.00-20.00 сәгатьтә кичектергесез ярдәм буенча хезмәт күрсәтелә.