Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7691 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1247 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 879 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 46 тапкыр чыктылар. Бу ЮТҺдә 48 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 22 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 23 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 81 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6053 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 53, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 183.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 67гә артты (авырулар һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 9га, көчле миокард инфарктлары буенча – 6га, инсультлар буенча – 8гә кимеде. Чакырулар саны янгыннар буенча – 16га, бала табу буенча – 5кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 14кә артты.