Татарстан белгечләре «Профпатология» белгечлеге буенча РФ ССМ профиль комиссиясе утырышында чыгыш ясадылар

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Профпатология» белгечлеге буенча профиль комиссиясе утырышы Самарада узды.

Очрашу «Һөнәр һәм сәламәтлек» дигән халыкара катнашу белән 15 нче Россия Милли конгрессы чикләрендә узды.

Профильле комиссия эшендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече профпатологы, медицина фәннәре докторы Раилә Вәли кызы Гарипова һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика профпатология үзәге мөдире Кадрия Равил кызы Сафина катнаштылар.  Раилә Гарипова конгресста «Профпатология хезмәтенең чынбарлыгы һәм үсеш перспективалары (Татарстан Республикасы үрнәгендә)» һәм «Биологик факторлар йогынтысыннан һөнәри авырулар исемлеген гармонизацияләү» дигән докладлар белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International