Республика клиник хастаханәсендә урта медицина персоналы өчен һәм «АкБарс Медицина» иминият компаниясенең хезмәткәрләре өчен йөрәк-үпкә реанимациясе буенча өйрәтү тренинглары узды. Дәресләр хастаханәнең барлык бүлекләрендә оештырылды. Укытуны анестезиология һәм реанимация бүлегенең мөдире Роман Шпанер һәм йөкле, бала табучы хатыннар һәм яңа туган балалар өчен анестезиология һәм реанимация бүлегенең мөдире Алексей Евстратов алып баралар.