Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре эшләгән уйлап табуга патент бирде – 2699963 номерлы «Вак буыннарның травмадан соң контрактураларын дәвалау ысулы» РФ патенты.
Патентның авторлары-2нче травматология бүлегенең травматологлары-ортопедлары: пластик хирург, м.ф. к. Руслан Илдус улы Муллин, бүлек җитәкчесе, пластик хирург, профессор, медицина фәннәре докторы Богов Андрей Алексеевич һәм травматолог-ортопед Рөстәм Ринат улы Фасахов.
Патент иясе: «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.