«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» темасына республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Конкурс Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру чараларына масса-күләм мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Конкурста катнашырга федераль, республика һәм муниципаль масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Гариза ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән форма буенча рәсмиләштерелә. Конкурс эшләре Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә кабул ителә.

Катнашу өчен гаризалар һәм конкурс эшләре 2019 елның 1 декабренә кадәр (бу көнне дә кертеп) Press.mz@tatar.ru  е-mail адресы буенча кабул ителә («ММЧ конкурсы» тамгасы белән).

ММЧ өчен өстәмә мәгълүмат ТР ССМ матбугат хезмәтенең 8(843) 231-79-83 телефоны буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International