2019 елның 3 октябрендә «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүмати кампаниясе чикләрендә Казанда күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында республика хатын-кызларының хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #МИНУЗДЫМ (#ЯПРОШЛА) социаль акциясе оештырылачак.
2019 елның 3 октябрендә Казан шәһәренең «МЕГА» сәүдә үзәгендә #МИНУЗДЫМ (#ЯПРОШЛА) социаль акциясе узачак. Хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәүче онкологларыннан түләүсез карап тикшерү үтә алачаклар. Әлеге акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры, Philips компаниясе һәм Evolution креатив агентлыгы ярдәмендә «Мәгариф шешләргә каршы» зур масштаблы проекты чикләрендә уздырыла.