Бүген Уролог көне билгеләп үтелә

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Россиядә Уролог көне билгеләп үтелә. Уролог бөер һәм бөер өсте бизләренең авыруларының төрле төрләре, корсак куышлыгында йогышлы һәм ялкынсыну процессларында, мәни бизе, хатын-кызлар балага узмау һәм ир-атлар кысырлыгы, сидек чыгу системасы авыруларында, ир-атлар потенциясе начарланганда ярдәм итә.

«ТКҮРКПХ» ДАССУнең урология бүлегендә 4 табиб уролог эшли. Бер елга 1200 пациент медицина ярдәмен ала. «Безнең хезмәткә ихтыяҗ бик зур. Хәзер репродуктив функция белән бәйле авырулар бик күпбөер ташы авырулары белән җәфа чигүчеләр бик күп. Шуңа да безнең бүлектә эш гел кайный. Коллегаларыма һөнәри бәйрәмебездә сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм матди байлык телим», – дип уртаклашты урология бүлеге мөдире Рәсим Рафил улы Мотыйгуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International