Стационар дәвалануны үтүче пациентлар өчен шәһәр мэры катнашуында бәйрәм чарасы Яр Чаллы Сугышлар ветераннары госпиталендә узды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев пациентлар алдында котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм өлкән яшьтәге кешеләргә шәһәрне торгызудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Госпитальдәге хезмәтләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм алга таба да югары планканы саклап калуларын теләде.
Чарада шәһәрнең Ветераннар советы рәисе Зөһрә Сәитова, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айгөл Борһанова катнаштылар.
Госпитальнең баш табибы Резедә Мәвзютова барлык җыелучыларны котлады һәм өлкән буынның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту Госпиталь персоналының иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора, дип билгеләде. Чара ахырында шәһәр мэры пациентларга бүләкләр тапшырды.