Традиция буенча өлкәннәр өчен бәйрәм концерты ТКҮРКПХнең 1нче номерлы сырхауханәсендә узды. Актлар залында бөтен гомерен медицинага багышлаган, хәзер лаеклы ялда булган табиблар һәм шәфкать туташлары җыелды.