Өлкән кеше декадасы чикләрендә Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә өлкән яшьтәге медицина хезмәткәрләре белән очрашу узды, алар үзләренең бөтен хезмәт тормышын хастаханә, сырхауханә һәм бала тудыру йортында уздырдылар.
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә инде лаеклы ялга чыккан, әмма элеккегечә үк актив тормыш алып баруларын дәвам иткән, оптимизм һәм рух күтәренкелеген сакаган кешеләр җыелдылар.