Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә Өлкәннәр декадасына багышланган тантаналы чара булды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда, шул санда геронтология бүлегендә 75 яшьтән өлкәнрәк 77 пациент бар, шуларның 26сы – Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Пациентларга котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Х.Г. Иштирәков һәм Россия Ветераннар союзының «Татарстан Республикасы Ветераннары (инвалидлары) союзы» Республика иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары А. Д. Поляков мөрәҗәгать итте.