Чаллы укучылары Сугышлар ветераннары өчен госпиталь пациентларын Өлкәннәр көне белән котладылар

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары Сугышлар ветераннары өчен госпиталь пациентларын Өлкәннәр көне белән котларга килделәр.

30нчы урта мәктәп балалары пациентлар өчен терапия бүлегенең холлында концерт оештырдылар: рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар, халык биюләре биеделәр.

61-нче номерлы гимназия укучылары әби-бабайларга бүләкләр өләштеләр, алар белән аларның хәл-әхвәлләре турында сөйләштеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International