Татарстанда 2020 елга дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру башланды

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген (4 октябрьдә) 2020 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру башланды.

Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә киләсе елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин ттү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлекләренең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы бу проектта икенче ел катнаша.

 

Проектның http://publictasks.tatarstan.ru/ сайтында аларның үтәлеше турында өстенлекләр һәм отчётлар белән тулырак танышырга мөмкин була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International