БРКХ командасы ишү буенча ярышларда II урынны алды

2019 елның 4 октябре, җомга

Балалар республика клиник хастаханәсенең белгечләре командасы Бөтенроссия студентлар регатасының ярышларында катнашты.

Дракон-көймәләрендә ишү буенча ярышларда сәламәтлек саклау учреждениеләренең хезмәткәрләре командалары катнашты. БРКХ командасы, җиңүчеләргә нибары 11 секундка гына калышып, II урынны яулады. I урын «Зилант» ишү клубы командасына –  «Дракон»-көймәләрендә ишү буенча Европа чемпионатының көмеш призерлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International