3 октябрьдә Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Хәмергә бәйлелек-хәзерге җәмгыятьнең җитди проблемасы. Моның турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий сөйләде.
Россия статистикасы белән чагыштырганда, Татарстанда алкоголизм очраклары 22% ка кимрәк.