Казанның 16нчы номерлы ШКХ табиблары-онкогематологлары Татьяна Мавликеева һәм Диләрә Биктимирова Израильдә, «Рамбам» дәүләт медицина күппрофильле үзәгендә (Хайфа шәһәре) стажировка үттеләр.
Бу – Израильнең Төньяк төбәгендәге иң зур дәвалау-диагностика һәм реабилитация учреждениесе. Уку курсы күплек миелома проблемасына багышланган иде.