БРКХ рентгенохирургия бүлегендә профессор Павел Гавора белән бергә Татарстан Республикасыннан һәм РФ регионнарыннан килгән балаларда йөрәкнең тумыштан килгән кимчелекләрен дәвалау буенча 20дән артык катлаулы оператив тыкшынулар үтәлде.
Кан тамырларында махсус инструментлар кулланып нур визуализациясе алымнарын тикшереп тору астында үтә торган хирургик тыкшыну шундыйларның берсе булды.
Бу төр оператив тыкшыну Ярославль өлкәсеннән 2 яшьлек пациентка башкарылды. Диагностик тикшеренүләр барышында йөрәкара бүлендекнең зур дефекты ачыкланды, ул соңыннан окклюдер белән ябылды.