Кырым Республикасы губернаторы урынбасары – хезмәт һәм социаль яклау министры Елена Романовская җитәкчелегендәге делегация БРКХнең «Азино» балалар сырхауханәсенә килеп китте.
Визитның максаты – «Сакчыл поликлиника» моделе белән танышу, шул модель буенча учреждение эшли. Баш табиб Айрат Зиатдинов кунаклар өчен клиника буенча танышу экскурсиясен уздырды.