1 октябрьдән башлап 5 октябрьгә кадәр Сочида халыкара катнашу белән «Комбустиологиянең актуаль мәсьәләләре» Бөтенроссия конференциясе узды.
Чарада доклад белән РКХ пешүләр хирургиясе бүлегенең мөдире, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш комбустиологы Новиков Радик Ганс улы чыгыш ясады.
Конференциядә пешүдән зыян күргән кешеләргә, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр вакытында, медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре, шулай ук комбустиологиянең көнүзәк мәсьәләләре – аның хәзерге заман мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
Конференциядә катнашучылар илләр: Россия, Беларусь Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан, Польша, Израиль, Греция. Конференция Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш комбустиологы, профессор Алексеев Андрей Анатольевич җитәкчелегендә узды.