КДМУның офтальмология кафедрасының студентлары Республика клиник офтальмология хастаханәсе җирлегендә урнашкан Казан офтальмология мәктәбенең музеена килеп киттеләр. Экскурсия кафедра доценты, м.ф. к. Әлфия Ногманова җитәкчелегендә узды.
Казан медицина университетының педиатрия факультеты студентлары зур кызыксыну белән музейның экспонатлары белән таныштылар, казан офтальмология мәктәбенең үсеш тарихы турында ишеттеләр.