Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә медицина учреждениеләре өчен санитаркаларны әзерләү оештырылды. Дәүләт учреждениеләренең пенсия яшенә кадәрге хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру чикләрендә үткәрелә.
Укучылар арасында БРКХ хезмәткәрләре генә түгел, башка медицина учреждениеләреннән медицина хезмәткәрләре дә бар. Укыту процессында һәм практик дәресләрдә бу эш тәҗрибәсе белән актив алмашырга мөмкинлек бирә.