Әлмәт муниципаль районының ветеран-пенсионерлары арасында «Өченче яшь» 9нчы Спартакиадасы зачетына ГТО программасы буенча ярышлар «Мирас» СК спорт залында узды. Ярышларда шәһәрнең җиде предприятиесеннән һәм учреждениесеннән, шул исәптән ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсеннән ветераннар катнашты.