Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе БРКХнә килеп китте

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

БРКХнә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина хезмәткәрләре хезмәтен нормалаштыру бүлегенең башлыгы Иванова Маиса Афанасьевна җитәкчелегендә делегация килеп китте. Клиника администрациясе кунакларны учреждениенең эш принциплары белән таныштырды һәм структур бүлекчәләр: реанимацион консультатив үзәк, ангиография, кардиохирургия бүлеге, кардиохирургия һәм нейрохирургия операция блогы, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге, реабилитация блогы буенча экскурсия үткәрде.

Визит кысаларында делегатлар «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез кунакханәсенә һәм БРКХ территориясендә урнашкан КДМУ госпиталь педиатриясе кафедрасына килеп киттеләр. Маиса Иванова клиниканың эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International