«Әлмәт медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ хезмәткәрләре Пенсия фонды идарәсенең хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен чираттагы «Сәламәтлек десанты» үткәрделәр. Барлык теләүчеләр артериаль кан басымын үлчи, холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен экспресс-метод белән белә, инсультны профилактикалау турында буклетлар, киңәшләр һәм үз-үзеңне тикшерү көндәлекләре ала алдылар.
Ел дәвамында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә әлеге максат белән планлаштырылган масштаблы акцияләрне һәм җирле әһәмияттәге чараларны шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә, предприятиеләрендә, иҗтимагый оешмаларында үткәрә. Белгечләр йөрәк-кан тамырлары авырулары бөтен кеше организмы өчен никадәр куркыныч булуын, «инсульт» исеме астындагы һәлакәтне ничек булдырмаска, үз-үзеңне, туганнарны һәм танышларны ничек саклап калырга кирәклеге турында сөйлиләр.