16 октябрьдә Казанда «#МинҖаваплыДонор» акциясе узачак

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

16 октябрьдә Татарстан Республикасында «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Республика кан үзәге «#МинҖаваплыДонор» донор акциясен уздырачак.

Күңел ачу ярышлары барышында милли киемнәрдәге волонтерлар төрле илләрдә донорлыкка нинди карашлар барлыгы турында сөйләячәкләр. Акция донорлар арасында җаваплылык һәм даимилек идеяләрен таратуга, белемнәрен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Акциядә катнашучылар кан төркемнәре һәм резус туры килмәү турында беләчәкләр. Донациядән соң һәр донор #МинҖаваплыДонор логотибы төшерелгән стикерлар, донор һәм гематоген көндәлеге алачак, шулай ук үзенең кан төркемен сурәтләп печенье декорын ясый алачак.

Үткәрү урыны: Республика кан үзәге, Казан шәһ., Җиңү проспекты, 85 йорт.

Сезне 16 октябрьдә 8: 00 сәгатьтән башлап 12: 00 сәгатькә кадәр көтәбез.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International