Казанлыларга күзнең челтәр катлавы авырулары турында сөйләделәр

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Республика клиник офтальмология хастаханәсендә «Яшь ягыннан макуляр дегенерация (ЯМД). Көн яктырак һәм озынрак булырга тиеш!» дигән күзнең челтәр катлавы авырулары турында пациент мәктәбе узды. Беренче категорияле табиб-офтальмолог, м.ф.к. Зәйнетдинова И.И. авыру турында – авыруның үсешенә ничек юл куймаска һәм ничек күзнең күрү сәләтен сакларга кирәклеге турында җентекләп сөйләде.

Яшь ягыннан макуляр дегенерация – 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең күз күрүен югалтуның төп сәбәпләренең берсе. ЯМД вакытында күзнең челтәр катлавының үзәк өлеше зарарлана, бу «сары тап» дип атала.  Яшь ягыннан макуляр дегенерация – хроник дегенератив бозылу. Статистика буенча яшь ягыннан макуляр дегенерация белән хатын-кызлар ешрак интегәләр. Булган мәгълүматларга караганда, беренче күздә авыру башланганнан соң 5 елдан да соңга калмыйча икенче күзгә зыян килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International