Казан дәүләт медицина университеты студентлары Әлмәтнең дәвалау-профилактика учреждениеләренә килеп киттеләр. Экскурсиягә 6 курсның 17 студенты һәм 1, 2 курс ординаторлары килделәр. «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медик-санитар өлешендә, «№3 Әлмәт шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә, «Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУдә алар өчен ачык ишекләр көнен оештырдылар.