Әгәр бала еш авырса: педиатр киңәшләре

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген күп кенә ата-аналар балаларының еш авырулары проблемасы белән очрашалар. Бигрәк тә балалар салкын тию, кискен респиратор вирус йогышларына дучар ителәләр. Бу нәрсә белән бәйле һәм баланың иммунитетын ничек ныгытырга – бу һәм башка сорауларга Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе педиатры Хәйретдинова Зөлфия Доновна җавап бирәчәк.

- Балалар нәрсә белән ешрак авырыйлар?

- Балаларда иң еш авырулар югары сулыш юллары (ринитлар, фарингитлар, ларингитлар) һәм сулыш трактының түбән бүлекләре (трахеитлар, бронхитлар, пневмония) йогышлары рәвешендә күзәтелә. Кеше организмында ОРВИ китереп чыгарырга сәләтле ике йөздән артык вирус бар. Вируслы чирне йоктыручылар арасында ешрак грипп, парагрипп, энтеровируслар, аденовируслар аерылып торалар. Бактериаль авыру тудыручылар арасында пневмококк, гемофиль таякчыгы, стрептококк, стафилококк өстенлек итә.

- Бала еш авырый дип кайчан борчылырга?

- Баланың еш авыруы түгел, ә ничек тиз сәламәтләнүе мөһим. Әгәр баланың һәр вирус йогышы 7-8 көн эчендә, өзлегүләрсез үтсә, димәк, ата-аналарда борчылу өчен бернинди сәбәп тә булырга тиеш түгел, мондый вирус йогышын сабый айга бер тапкыр йоктыруга да карамастан. Асылда, вирус йогышлары алай ук куркыныч түгел. Балалар учреждениеләренә һәм коллективларга актив йөрүче баланың елына 6-10 тапкыр вирус йогышы белән авыруы – бу нормаль күренеш һәм билгеле бер мәгънәдә файдалы да. Чөнки һәр тапкыр чираттагы йогышны җиңеп, баланың иммунитеты формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International