18 октябрьдә Казан маммология форумы - 2019 узачак

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

18 октябрьдә «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта «Казан маммология форумы-2019» узачак.

Форумда катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтә, түбәндәге мәсьәләләрне үз эченә кертеп:

• Сөт бизе яман шешенең системалы терапиясе;

• Сөт бизе яман шешенең булышлык терапиясе;

• Сөт бизе яман шешенең локаль терапиясе;

• Гомуми сораулар;

• Шулай ук шәфкать туташлары һәм пациентлар секцияләре.

Үткәрү урыны: Казан шәһ., Петербург ур., 52, «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк.

Алдан теркәлү һәм программа http://www.kmf2018.ru сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International