«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәш» региональ проекты кысаларында Республика клиник онкология диспансерына «Ренекс» дип аталган рентгенография өчен палаталар буенча күчмә ике аппарат бирелде.
«Ренекс» палата аппараты рентгенологик җиһазны урнаштырырга шартлар булмаган хастаханә яки реанимация палаталары шартларында күкрәк читлеген, умыртка баганасын, буыннарны һәм корсак куышлыгын рентгенографик тикшерү өчен билгеләнгән. Онкодиагностикада рентгенография патологик тайпылышларны ачыклауга юнәлдерелгән, ул диагностикалау процессын өзлексез итәргә мөмкинлек бирә.