Республика клиник офтальмология хастаханәсе һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Гомумроссия инвалидларның иҗтимагый оешмасының Татар региональ оешмасы социаль партнерлык турында килешү төзеделәр. Килешү кысаларында клиника белгечләре күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны даими тикшереп торуны оештыралар. Кичә табиб-офтальмологлар чираттагы карап чыгуны һәм диагностик тикшерүләрне үткәрделәр.