Октябрь – Бөтендөнья күкрәк яман шешенә каршы көрәш ае

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Ел башыннан бирле онкологияне Түбән Каманың 65 хатын-кызында тапканнар. 43 хатын-кызда яман шеш 1 һәм 2 стадиядә ачыкланган. Табиблар билгеләп үткәнчә, яман шеш 1 стадиядә ачыкланган 95% очракта тулысынча терелү күзәтелә. Икенче стадия махсус дәвалау таләп итми, ешрак хирургия тыкшынуы да җитә. Ә менә соңгы стадияләрдә онкологияне дәвалау өчен кыйммәтле «химия» кирәк, ул яман шеш күзәнәкләрен җимерә һәм аларның үсешен тоткарлый, әмма пациентның сәламәтлеген нык какшата. ТКҮРКПХ табиб-онкологы Ильяс Ганиев күкрәкне ничек дөрес капшап карарга, стресс онкологиягә ничек тәэсир итә һәм ни өчен онкология диагнозы вакытында үз-үзеңә ябылмау мөһим икәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International