Чистай ҮРХдә Халыкара өлкәннәр көненә туры китерелгән Сәламәтлек саклау ветераннары советының әгъзалары белән очрашу булды. Чарада Чистай ҮРХнең баш табибы Рәис Мостафин, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Наилә Нигъмәтуллина, тармак ветераннары катнаштылар. Очрашу һәр өлкән кешегә карата игътибарлы һәм җылы мөгамәләдә үтте. Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән баш табиб Рәис Мостафин мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында Рәис Роберт улы Чистай ҮРХнең Ветераннар советы әгъзаларына озак еллар намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тармакның соңгы казанышларына игътибар итте. Ул сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләүнең масштаблы программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат китерде, үткәрелгән капиталь ремонт, яңа җиһазлар сатып алу турында хәбәр итте. Ветераннар эштәге үзгәрешләр һәм инновацияләр белән кызыксынып таныштылар, хатирәләре белән уртаклаштылар.