Республика кан үзәгендә «Волонтер табиблар» белән берлектә оештырылган «#МинҖаваплыДонор» акциясе узды, ул донорлар арасында җаваплылык һәм даимилек идеяләрен таратуга, донорлык турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Кешеләрнең, барлык шик-шөбһәләрен җиңеп, мохтаҗ пациентларга ярдәм итү өчен килүләре бик мөһим һәм күңелле. Чөнки һәр донор бер генә түгел, ә берничә кешенең гомерен саклап кала.
Акция нәтиҗәсендә 132 кеше донор булды, кан банкы 59,4 литрга тулыланды.