«Голос. Дети» дигән популяр музыкаль телевизион шоу җиңүчесе БРКХ пациентлары янына килеп китте

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Россиянең яшь вокалисты, «Голос. Дети» дигән популяр музыкаль телевизион шоуның өченче сезоны җиңүчесе һәм күп санлы яшүсмерләр музыкаль конкурслары лауреаты Данил Плужников Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте.

БРКХнең кечкенә пациентлары белән очрашу «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсе территориясендә узды. "Йорт" буенча танышу экскурсиясеннән соң җырчы балалар һәм ата-аналар белән аралашты. Очрашу бик уңайлы атмосферада узды һәм ул автограф-сессия белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Роналд Макдоналд Йорты»нда мондый очрашулар даими рәвештә үткәрелә. «Йорт» һәм клиника администрациясе йолдызлы кунаклар (артистлар, рәссамнар, спортчылар) белән кызыклы очрашулар балаларга авыруларга каршы көрәштә көч һәм ышаныч өстәүләренә чын күңелдән ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International