Спас районының Вожи авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Район өчен бу «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы кысаларында төзелгән унынчы модульле ФАП булды.
Тантаналы ачылышта Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәмәтов Ф.В., Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Казакова Н.А., район оешмалары җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, авыл халкы катнаштылар.