Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә «Өлкән яшьтәге пациентларда когнитив бозылулар һәм деменция» дигән шәһәр конференциясе узды. М.ф.д., Россия Сәламәтлек Саклау Министрлыгының Сеченов ис. Беренче МДМУ проф. М. Ю. Дробижев төп доклад белән чыгыш ясады. М.ф.д., КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасы профессоры, Республика экстрапирамидаль патология һәм ботулинотерапия клиник-диагностика үзәге җитәкчесе З.А. Җәләлова баш миенең кече кан тамырлары авырулары һәм деменция турында сөйләде.