БРКХ хирурглары медицина туризмы проекты кысаларында Сириядән килгән балага операция ясадылар

2019 елның 18 октябре, җомга

БРКХнә Сирия Гарәп Республикасында яшәүче гаилә мөрәҗәгать итте. Клиника белгечләре тарафыннан җентекле диагностикадан соң, 3 яшьлек кызда ике яклы касык бүсере – корсак ярысының касык каналы куышлыгына патологик бүлтәюе ачыкланды. Шуның белән бәйле рәвештә аларга эндоскопик герниорафияне –  корсак ярысының стенкасы бүсерен дәвалау буенча хирургик тыкшынуны башкару өчен хирургиянең икенче бүлегенә госпитализацияләү тәкъдим ителде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бүсерне дәвалауның хирургия ысулы мөмкин булган бердәнбер юл булып тора.

Операция барлык стандартлар буенча башкарылды һәм уңышлы узды. Бала 2нче номерлы хирургия бүлегенә күчерелгән һәм үзен яхшы хис итә. Тиздән бала өйгә чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International