Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7627 тапкыр чыктылар

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7627 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1203 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 906 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 45 тапкыр чыктылар. Бу ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 12 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 75 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5951 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 50, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 175.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 180гә кимеде (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 7гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 3кә, инсультлар буенча –14кә кимеде. Чакырулар саны янгыннар буенча –5кә, бала табу буенча – 6га артты.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 78гә кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International