7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең Ревматологик авырулар һәм остеопороз шәһәр үзәгенең белгечләре «Өмет» Ревматологик пациентлар мәктәбен үткәрделәр. Медиклар якыннарында остеопорозны ничек танырга һәм авыруның үсешен булдырмый калырга, дип сөйләделәр. Чара Бөтендөнья остеопороз белән көрәш көненә багышланган иде.
Россиядә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 30% остеопороз белән авырый. Моның турында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина сөйләде.
Остеопорозның төп симптомнарының берсе – сөякләрдә авыртулар, сын-гәүдә үзгәреше, күкрәк һәм бил бияләү бүлегенең, төрсәк сөяге дисталь бүлегенең һәм бот проксималь бүлегенең сынулары.