Worldskills хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләр саны арта бара, шул исәптән лаборатория компетенциясендә дә. Россия медицина көллиятләренең укытучыларын хәзерләү өчен 10 көнлек семинар уздырылды.
Этапларның берсе – «Микробиология» буенча семинар Республика клиник хастаханәсе җирлегендә узды. Укытучылар клиника, клиник микробиология лабораториясе белән таныштылар, микробиология нигезләре буенча лекция тыңладылар һәм антибиотикларга карата сизгерлекне билгеләү буенча мастер-класста катнаштылар.