КБМҮ чираттагы тапкыр ISO сертификаты гамәлдә булуын раслады

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУдә 2017 елда бирелгән ISO 9001:2015 халыкара стандартына туры килүгә сыйфат менеджменты системасының инспекцион аудиты тәмамланды.

Аудит барышында комиссия тарафыннан барлык структур бүлекчәләр тикшерелде. Комиссия әгъзаларын «КБМҮ» ДАССУнең структур бүлекчәләренең җитәкчеләре озата йөрделәр.  Аудит документацияләргә анализ, югары һәм урта дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм оешманың структур бүлекчәләре персоналы белән интервью уздыру, эш урыннарындагы процессларны, инфраструктураның һәм җитештерү тирәлегенең торышын күзәтү кебек ысулларда төзелде. «CERT International» S. r.o сертификацияләү буенча оешма инспекцион орган булып аудитны үткәрде.

Комиссия сыйфат менеджменты системасының ГОСТ ISO 9001: 2015 таләпләренә туры килү сертификатының гамәлдә булуын чираттагы тапкыр раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International