Казанда «ГТО чикләрсез» спорт фестивале узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Казанда «ГТО чикләрсез» спорт фестивале узды. Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 140 якын кеше җыелды.

Татарстан Республикасының волонтеры-медиклары чара дәвамында катнашучылар белән бергә булдылар һәм аларга спорт киртәләрен җиңәргә булыштылар.

Инвалидлыгы булган кешеләр өчен физик культураны үстерү буенча «ГТО Чикләрсез – инклюзив спорт хәрәкәте» Бөтенроссия проектын тормышка ашыру белән «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү «Сопричастность»  фонды шөгыльләнә. Аңа Президент грантлары фонды ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International