Медицина учреждениеләре командалары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар Әлмәттә узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында «Сәламәтлек» XVI Спартакиадасы чикләрендә «Өстәл теннисы буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә» өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Аларда 7 медицина учреждениесеннән 18 хезмәткәр катнашты. Шәхси зачетта мактау пьедесталына түбәндәге ир-атлар күтәрелде:

1 урын – Пайдуганов Петр Вячеславович - «Әлмәт стоматология сырхауханәсе» ДАССУнең табиб-стоматологы,

2 урын – Гыйльфанов Азат Раим улы - «ТР ССМ РКОД»  Әлмәт филиалының 2 нче эндоскопия бүлеге мөдире,

3 урын – Сафиуллин Мәзгут Әнвәр улы – «Татнефть» һәм Әлмәт шәһ. ААҖ МСЧнең медицина технигы.

Хатын-кызлар пьедесталында:

1 урын – Каба Екатерина Владимировна – «Әлмәт стоматология сырхауханәсе»  ДАССУнең теш табибы,

2 урын - Мифтахова Флюра Тәлгать кызы – «Татнефть» һәм Әлмәт шәһ. ААҖ МСЧнең табибы-кардиологы,

3 урын – Багаева Елена Борисовна – «Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУнең фельдшеры.

Команда зачетында җиңделәр:

1 урын – «Әлмәт стоматология сырхауханәсе»  ДАССУ,

2 урын - «Татнефть» һәм Әлмәт шәһ. ААҖ МСЧ,

3 урын - «Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе»ДАССУсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International