Казан табиблары йөкле хатын-кызларны вакцинацияләү кирәклеге турында сөйләделәр

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Йөклелек вакытында хатын-кызлар гриппка 18 тапкыр ешрак бирешәләр. Моның турында «Татар-информ» МАда үткәрелгән пресс-конференциядә Казан шәһәренең №16 шәһәр клиник хастаханәсенең №1 бала табу бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина сөйләде.

Әгәр бала табу яшендәге хатын-кызларны һәм йөкле хатын-кызларны чагыштырсак, йөкле хатын-кызларның гриппка 18 тапкыр ешрак бирешүе билгеләнгән. Ягъни, 10 мең хатын-кыздан икесе грипп белән авырса, 10 мең йөкле хатын-кыз арасында 37-38 хатын-кыз грипп белән авыртачак», - дип билгеләде табиб.

Табиблар сүзләренчә, йөкле хатын-кызлар, балалар кебек үк, грипп белән авыруның югары куркынычы төркеменә керә. Ә бу категориядәге халыкның йогыштан өзлегүләре аеруча авыр, дип билгеләп үтә белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International