7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге» дип аталган Росздравнадзорның сертификациясен уңышлы узды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

«Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге» дип аталган Росздравнадзор ирекле сертификациясе – сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген комплекслы бәяләүнең яңа нәтиҗәле коралы, ул проблемаларны төгәл ачыкларга, төзәтмә чараларын тасвирлап җентекле план төзергә, аларны бетерү срокларын билгеләргә һәм җаваплы кешеләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.

Бу эшнең нәтиҗәсе – медицина оешмасы үз-үзен көйли торган һәм үз-үзен үстерә торган система буларак эшли башлый, ул гамәлгә кертелгән унификацияләнгән стандартлар нигезендә медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын даими күтәрүне, хезмәткәрләрнең мотивациясен һәм һөнәри үсешен, шулай ук пациентлар өчен хезмәт күрсәтүне яхшырту һәм риск факторларын киметүне күбесенчә үзе тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International