Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенә Казахстан Республикасы Караганда шәһ. профессор Х.Ж. Макажанов исемендәге Өлкә травматология һәм ортопедия үзәгенең вәкилләре килеп киттеләр. Визитның максаты – Росздравнадзор стандартларын кертү буенча КБМҮнең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм Триаж системаның эшләве.